Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябезнең бүгенге кунаклары — Азнакай районы Урманай мәктәбе укучылары һәм аларның мөгаллиме, Татарстанның атказанган укытучысы Ихсанова Эльвира Таһир кызы. Дәресебезнең темасы: «Фразеологизмнар — халык җәүһәрләре».