Сезне композитор Мансур Мозаффаровның Тукайга багышлап иҗат иткән һәм аның шигырьләренә язылган әсәрләрен тыңларга чакырабыз.
Концерт “Тукай истәлегенә” дигән симфоник поэма белән башланып китә. Симфоник музыка Мансур Мозаффаров иҗатының мөһим өлешен тәшкил итә. Аның хәзер яңгырыячак, Габдулла Тукай истәлегенә язылган симфоник поэмасы исә аерата танылу алды. Әлеге әсәр һәм шулай ук Мулланур Вахитовка багышланган симфоник поэмасы өчен Мансур Мозаффаров 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. “Тукай истәлегенә” поэмасында шагыйрьнең көрәш тулы ачы язмышы сүрәтләнә. Ятимлектә үскән Тукайның образы “Анам кабере янында” исемле халык көенә нигезләнеп иҗат ителгән. Әсәрне Татарстан республикасының берләштерелгән симфоник оркестры башкара. Дирижер Исай Шерман. 1987 елгы язма.