Әлеге тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
Әлеге тапшыруның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру.
Тапшыру кысаларында без галимнәр белән фәннең төрле өлкәләренә кагылган темаларга татар телендә әңгәмә корабыз, кызыклы ачышлар ясыйбыз һәм күп яңалык беләбез.
Бүгенге чыгарылышта кеше өчен иң мөһим әгъза булып саналган йөрәк турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Студиядә кунакта — КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты мөгаллиме Айзирәк Марсель улы Садыйков. Аның белән әңгәмәне Раил Садри һәм Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары Самат Фәтхуллин, Кәрим Кашапов һәм Зәринә Муллахмәтова алып баралар.










