Бүген яз таҗы — май аеның тәүге көне. Май – яшәрү, яңару фасылы. Яз һәм хезмәт бәрәменең нәкъ менә шушы көндә билгеләп үтелүе юкка гына түгелдер.
«Музыкаль мизгелләр» сәхифәсенең бәйрәм чыгралышын без хезмәт кешесен, туган җирне данлаучы, Җирдә яшәү кадере турында сөйләүче иң матур җырлардан төзедек. Җырларны тыңлаганда, үзегез дә кушылып китегез, дуслар!