Яз җитүгә күпләребез табигатькә чыгарга, ял итәргә омтыла. Табигать, без яши торган әйләнә-тирә мохит — безнең өчен әманәт булып тора. Без аңа карата сакчыл карашта торырга тиеш. Дин бу мәсьәләгә ничек карый? Бу хакта Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин белән сөйләшербез.