Атналык күзәтү.
Атна башында Татарстан Рәисе «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнашты. Экспозиция Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә оештырылды.
Кичә Рөстәм Миңнеханов Оман Тышкы эшләр министры белән очрашты.
Бу атнада Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үттек, ә шул ук вакытта киләсе атнада булачак Җиңү көненә әзерлек бара. Ә май уртасында Казан ХVI Халыкара икътисадый форумын кабул итәчәк.