Узган серияләрдә татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән Камил әтиләренә язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган Сабан туе һәм язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә торган зур бәйрәм – Җыен турында сөйләгәннәр иде. Борынгы заманнардан килгән бу гадәтнең совет заманында бозылуын да әйткәннәр иде. Әйе, Җыенны тыйганнар, әмма ул Сабан туе дигән исем белән яшәп калган. Ә менә шул Сабан туе үзе борынгы заманнарда нинди булган, ничек үткәрелгән соң? “Профессорлар”ның бүгенге дәресе шул хакта.