Татарстан радиосын тыңлаучы кадерле дусларыбыз, Яз һәм хезмәт бәйрәменә ялганып килгән тагын бер ял көнебез башланып китә. Яңа көн бәрәкәтле, иҗатлы-иҗтиһадлы, җырлы булсын дип телибез. “Шауласын-гөрләсен безнең җыр!” дип исемләнгән шигъри-музыкаль композициябезне без язгы ашкыну, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре белән сугарылган җырлардан һәм шигырьләрдән төзедек.