Данлы көннәр елъязмасы”. Фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров иҗатына багышлана.
Тапшыруның бүгенге чыгарлышы Татарстан Гимны сүзләре авторы, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровның иҗатына һәм тормыш юлына баныгшлана.
Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1923 елда Башкортостанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында туган. 1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта хәрәкәттәге армия сафларында була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. Батырлыклары өчен орден – медальләр белән бүләкләнә. Туган ягына гомерлек инвалид булып кайта.
Рамазан Байтимеров бик күп шигырьләр, поэмалар авторы. Аның иҗатында Бөек Ватан сугышы, туган ил, нефтьчеләр, гади хезмәт ияләре язмышы урын алган. Ул – патриот- шагыйрь. Аның “Якты юл”, “Ялгыз Бану”, “Девон җыры”, “Уңыш җыры”, “Тере мәет”, “Ил-батыр”, “Укытучы”, “Яшәү хакына”. “Орбитадан читтә”, “Дипломант”, “Сәлимәкәй” дип аталган пьесалары билгеле. Шагыйрьнең “Туган ягым”, “Канатларым”, “Мәңгелек яшьлек”, “Җырларым – солдатларым” дигән җыентыклары басылып чыккан.









