Бүген без шагыйрь Шәрәф Мөдәррис Иҗаты турында сөйләшербез. Аның радиобыз фондында сакланган үз тавышын ишетерсез. Әлеге язмада фронт хатирәләре белән уртаклаша һәм сугыш елларында аралашкан каләмдәшләренең каһарманлыгын сөйли. Шулай ук биредә әдәбият галиме
Хатыйп Госманның Шәрәф Мөдәррис иҗатына кагылышлы фикерләре бирелә.