Табигатькә ямьле май атлады. Май ае бәйрәмнәргә бай инде ул. Без дә бүгенге тапшыруыбызны бәйрәмчә әзерләргә уйладык. Игътибарыгызга “Бәйрәм булып килә май” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Анда Разил Вәлиев, Энҗе Мөэминова, Фәйрүзә Мөслимова, Лиана Әмирханова, Айгөл Мөнирова шигырьләре һәм Мансур Мозаффаровның Нур Гайсин, Шамил Тимербулатовның Рафис Корбан, Муса Маликовның Җәүдәт Дәрзаман, Гөлнара Биләеваның Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә язылган җырлары яңгырый.