Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябезнең бүгенге кунаклары — Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернат укучылары һәм аларның мөгаллиме Юнысова Сания Габдерәүф кызы. Тапшыруда лексик берәмлекләр — синонимнар һәм антонимнар турында белемнәр ныгытыла.