Сирәк яңгырый торган музыкаль язмалар.
Концертыбызны фронтовик шагыйрь Сибгат Хәким шигырьләренә язылган җырлардан төзедек.
Программада:
“Синең саф мәхәббәтең” (Х. Вәлиуллин музыкасы). З. Хисмәтуллина язмасын.
“Киңәш” (Мәсгуть Латыйпов). Ф. Насретдинов язмасы.
“Җитен үстерүче кыз җыры” (Ф. Әхмәтов). Җәвәһирә Сәлахова язмасы.
“Белсәң иде” (А. Вәлиуллин). Азат Аббасов язмасы.
“Туй итә Казан” (С. Садыйкова) Ф. Әгъләмова башкаруында.
“45 нең язы күңелләрдә” (Р. Яхин). Рафаэль Сәхабиев язмасы.
“Без Казаннан – Иделдән”. М. Зәкиева җыр һәм бию ансамбленең хор төркеменә кушылып башкарган.
“Үткән еллар – минем байлыгым” (С.Садыйкова). З. Нурмөхәммәтов язмасы.
“Һәрвакыт шулай” (Н. Җиһанов). Рәисә Нуриева язмасы.