Бүген – радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
“Музыкаль мизгелләр” сәхифәсен без РАДИОтыңлаучыларыбызны РАДИО бәйрәме белән котлап әзерләдек. Аның программасы төрле елларда Татарстан радиосында эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзелде.
Татарстан радиосы һәрвакыт әдәбият кешеләренең оясы булган. Язучы Шамил Усманов оештырган радиода дистәләгән язучылар, шагыйрьләр хезмәт куйган: Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, соңрак чорларда – Хәсән Сарьян, Ләбиб Айтуганов, Әхмәт Рәшит, Зиннур Мансуров, Мидхәт Миншин, Рөстәм Акъегет, Дания Гайнетдинова… һәм башкалар, һәм башкалар. Ә инде радиога килгәләп йөреп хезмәттәшлек иткән язучыларны санап китсәк, егерменче гасырда бөтен татар әдәбиятын кузгатырга туры килер иде.
Ә инде безнең радиода эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырларны бергә тупласак, дөньяда иң матур концерт булыр иде. Хәзер без сезне нәкъ менә шундый концерт тыңларга чакырабыз.