Әйе, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Радио көне! Тапшыруыбыз башында ук без сезне шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз, чөнки бу сезнең белән уртак бәйрәмебез, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Без сез булган өчен эшлибез! Сездән килеп ирешкән котлаулар, тапшыруларыбызга карата килеп ирешкән фикерләр безгә көч өсти, дәрт бирә. Бүгенге тапшыруыбыз да сезне битараф калдырмас дип уйлыйбыз.









