Бүген – 7 майда илебездә радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм белән! Шул уңайдан тапшыруыбыз Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов иҗатына багышлап нәшер ителгән китапка, андагы язмаларга багышлана. Турыдан-туры элемтә тапшыруында күренекле журналистлар – Татарстан радиосының баш мөхәррире, әле телгә алынган китап авторы Нәсим Акмал һәм Татарстан радиосының элеккеге хезмәткәре, төрле темаларга багышлап нәшер ителгән китаплар авторы Рафис Корбан катнаша. Тапшыруда шулай ук тыңлаучылар сорауларына җавап бирелә.










