Безнең яшьләр халык көйләрен, борынгы моңнарны үз итми, дип зарланучыларга бер җавап булып оешкан бу коллектив. Ансамбльнең концертларында заллар шыгрым тулы һәм тамашачыларның күпчелеге яшьләр.
Моннан алдарак “Татнефть” ярдәме белән оешкан әлеге иҗат төркеменең матур эшләре, фольклор экспедицияләре, коллективта катнашучылар, халык җырларының моңын-аһәңен саклап, аранжипровка ясаулары, башкарулары, аларга ярдәм итүчеләр турында җентекләп сөйләгән идек. Хәзер исә коллектив башкарган җырларны тыңларбыз.