Иртәнге чыгарылыш
«Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе барышында Тукай районының Яңа бистәсе мемориаль комплексында Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты.
Татарстанда Бөек Җиңү көне алдыннан берьюлы ике каһарманга – махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Герое Дамир Гыйлемхановка һәм легендар татар шагыйре-фронтовик Фатыйх Кәримгә һәйкәлләр ачылачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
Казанда «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.Кунакларныһәм фестивальдәкатнашучыларныТатарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел — Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының V утырышын һәм «Идел — Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә уздырды. “Идел – Янцзы” форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышы һәм «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумы тиздән, 20-20 май көннәрендә узачак.
Быел Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе офлайн форматта узачак. Катнашучылар колоннасы сәгать уникедә берничә урында формалаша, ә «Үлемсез полк» йөреше Карл Маркс урамында сәгать өчтә башлана. Хәрәкәт маршруты, элеккеге еллардагы кебек, Ирек мәйданыннан Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнарыннан һәм аннары 1 Май урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.
Бүген радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан тармак хезмәткәрләрен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән котлады.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Урам күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Сугыш каһарманнары сүрәтләре төшерелгән экспозиция шәһәр үзәгендә – Бауман урамында Татарстан Фәннәр академиясе янындагы мәйданда әзерләнгән. Күргәзмәне ачуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе вәкилләре белән бергә, Казандагы Максим Горький исемендәге ял паркындагы билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан тармак хезмәткәрләрен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе вәкилләре белән бергә, Казандагы Максим Горький исемендәге ял паркындагы билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.
Быел Казанда «Үлемсез полк» хәтер акциясе офлайн форматта узачак. Катнашучылар колоннасы сәгать уникедә берничә урында формалаша, ә «Үлемсез полк» йөреше Карл Маркс урамында сәгать өчтә башлана. Хәрәкәт маршруты Ирек мәйданыннан Карл Маркс, Лобачевский, Кремль, 1 май урамнарыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Яшел Үзәндә яңа муниципаль бүләк — «Яшел Үзән — хезмәт батырлыгы шәһәре» медале булдырылды. Хәзер районда дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, 283 тыл хезмәтчәне яши. Дәрәҗәле бүләкне иң беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагинга тапшырдылар.










