9 май — илебез тарихында иң кадерле, иң истәлекле көннәрнең берсе. Сугыш беткәнгә быел — 80 ел тула. Сугыш елларында ватандашларыбыз күрсәткән батырлыкларны онытмау, шул истәлекләрне кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Шул ук вакытта сугыш кырында ятып калган туганнарын эзләү, каберләрен ачыклау, тарихи дөреслеккә ирешү ниятләре белән янып йөрүчеләр бар. Бу тапшыруда без сезне шундый кешеләр белән таныштырырга уйладык. Фәридә һәм Рәүф Гатауллиннар, Юля һәм Фаяз Гайнатуллиннар сугышта катнашкан бабаларының һәлак булган урынын ачыклау өчен Калининград өлкәсенә барып кайткан.