Иртәгә – 9 май, Бөек Җиңү бәйрәме. Шушы көнне каршылап, хәзер игътибарыгызга Мирсәет Яруллинның каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сандугач һәм чишмә” дигән вокаль-симфоник поэмасын тәкъдим итәбез.
Әсәр магнитофон тасмасына 1970 еллар башында сәхнәдән язып алынган. Солистлар – Рәисә Билалова һәм Фагыйлә Тимерова. Шигъри өлешен Айрат Арсланов укыган. Казан дәүләт консерваториясе хорына һәм Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына кушылып башкарылган.