Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. Хәзер сезне Бәйрәм концерты тыңларга чакырабыз.
Мәңге дә искерми, онытылмый торган җырлар була. Алар аерым бер буынның уй-хисләрен чагылдырып дөньяга ярала, халык арасына тарла, кешеләрнең язмышларына языла һәм, көннәрнең берендә, ул җырларны яңа заман үзенеке дип кабул итеп ала, алар яңа буыннарның бәгърен телгәли. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән шушы көндә без җыр яңару мизгеленең шаһитлары булырбыз. “Хәтер” дигән җыр композитор Рәшит Абдуллин һәм шагыйрь Равил Фәйзуллин тарафыннан 1978 елда ук иҗат ителгән. Ә бүген исә бәйрәм концертын талантлы яшь җырчы Рөстәм Насыйбуллин шушы җырның яңартылган варианты белән башлап җибәрә.
Милли музыка сәнгатенең классик үрнәге дип бәяләнерлек шушы җырны Рөстәм Насыйбуддин Бөек Җиңүнең 80 еллыгына махсус әзерләде һәм ул һәм җыр яңартылган сыйфатта эфирда беренче тапкыр яңгырый.
Менә шулай башланып киткән концерт хакыбызның Бөек Ваатан сугышы елларындагы батырлыгын чагылдыручы җырлар белән дәвам итә.