Бүген илебездә зур бәйрәм! Бөек Җиңү көне! Бәйрәм иртәсе котлы булсын, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм бүген. Без бүген илебезгә җиңү алып кайткан ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Яу кырыннан кайта алмыйча калган ата-бабаларыбызны дога белән искә алабыз.
Хәзер игътибарыгызга “Җиңү җиңел бирелмәде” дигән иртәнге концерт тәкъдим итәбез. Без аны Җиңү көненә багышлап иҗат ителгән җырлардан төзедек.