Атналык күзәтү.
Илебез иң зур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтте. Юбилей елы буларак, быел 9 май бәйрәмен билгеләп үтүгә бигрәк тә зур игътибар бирелде. Республиканың барлык шәһәр, район, авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары узды.
Бу атнада Татарстан Рәисе республиканың кайбер районнарында булды.
Миңнеханов Казанның Идел буе районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды территориясендә булды.