Бөек Җиңүнең 80 еллыгы рухы белән канатланып, яңа көнгә атлап кердек, кадерле дуслар. Бүген эфирдагы эшебезне “Данлы көннәр елъязмасы” сәхифәсе белән башлап җибәрәбез. Хәзер игътибарыгызга “Ватан өчен, Туган ил өчен” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителә. Без аны фронтовик шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы вакытында язган шигырьләреннән һәм батырларның рухын олылаучы җырлардан төзедек.