Быел 9 майны билгеләп үтүгә аеруча зур игътибар бирелде, чөнки Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 80 ел тулды. Бу көн – илебез өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе, 4 ел дәвам иткән канкойгыч сугышта җиңү алып килгән бит ул. Сугыш михнәтләрен үз күзләре белән күргән кешеләр бу җиңүнең нинди кадерле икәнен яхшы аңлый. Сез дә, дусларым, кечкенәдән үк бу бәйрәмнең кыйммәтен белеп үсәргә тиешсез. Бүгенге матур тормышыбыз, тынычлыгыбыз, күңелле балачагыбыз өчен без шушы җиңү китергән ветераннарыбызга бурычлы. Шуңа күрә бу көннәрдә сугышта катнашучыларга, тыл ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтәбез.