Әле кичә генә без бөтен ил белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек. Дөрес, инде сугыш дәһшәтләрен үз башларыннан кичергән, үлем белән күзгә-күз очрашып та, бүген исән-имин гомер итүче ветераннарыбызның сафы елдан-ел кими. Ә менә сәнгатьтә, бигрәк тә театр сәнгатендә сугыш кайтавазы, әлеге тема бүген дә актуальлеген югалтмады. Бөек Ватан сугышын чагылдырган драматургик әсәрләр әледән-әле куела, тамашачыларның күңеленә үтеп керә, дулкынландыра тора.









