Бүген без сезнең игътибарга Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” радиоспектаклен тәкъдим итәбез. Аны сәхнәгә куючы режиссер – Кәшифә Тумашева, ә радио өчен 1958 елда радиорежиссер Вәкил Закиров язып алган. Музыка авторы – композитор Җәүдәт Фәйзи. Бу язма безнең өчен шул ягы белән кадерле, анда татар театры тарихында якты йолдыз булып балкыган бик күп мәшһүр артистларның тавышлары сакланып калган. Рольләрне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары башкара.