Тапшырның бүгенге чыгарылышын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы рухына туры китереп әзерләнде.
1945 елда утлар-сулар кичеп кайткан язучыларыбыз Татарстан радиосы белән һәрвакыт тыгыз иҗади хезмәттәшлектә яшиләр. Алар еш кына микрофон алдында шигырьләрен укыганнар, публицистик чыгышлар ясаганнар. Аларның тавышлары, уй-фикерләре яшь буыннар өчен магнитофон тасмасында сакланып калган. Тапшыруда әнә шундый кадерле язмалар туплап бирелде.