Бүгенге тапшыруыбызны яшүсмерләр мәшгульлеге темасына багышларга уйладык. Чөнки тиздән, бик тиздән – мәктәпләрдә һәм урта һөнәри, югары уку йортларында уку төгәлләнә. 3 ай вакытны ничек үткәрү проблемасы килеп басачак. Бу укучыларның гына түгел, ә аларның әти-әниләре өчен дә бик актуаль мәсьәлә. Тапшыруыбызда Студентлар хезмәт ортядларының күпсанлы юнәлешләренең берсен җитәкләүче Сөмбел Латыйпова белән әңгәмә тыңлый аласыз.