— Республикабыз кырларында язгы эшләр турында Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Ирек Әнвәр улы Садыйков белән әңгәмә.
— Иртәгә – Халыкара Гаилә көне. 1994 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы гаилә проблемаларына игътибарны арттыру максатында 1994 нче елда 15 майны Халыкара Гаилә көне дип игълан иткән иде. Бүгенге тапшыруда республикабызда танылган шәхес Касим Сәлимгәрәев катнаша. Иртәгә аңа 101 яшь тула.
— 2025 елдан Россия Федерациясендә “Гаилә” илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») гамәлгә ашырыла, аның нигезе – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә институтын үстерү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру. Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова балалалы гаиләләргә ярдәм турында сөйли.