“Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсе 27 май көнне Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт оештыра. Ул бөек җырчының 90 еллыгына багышлана.
“Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсе хәбәр итүенчә, үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Илһам Шакировны һәм заман тавышларын яңгыраткан «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
Илһам Шакировның 90 еллык юбилена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
Һәм шул уңайдан әңгәмә өчен без студиябезгә әлеге концертта катнашачак җырчы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллинаны чакырдык.