“Газиз тавышлар”. Әлфис Кыямов язмалары.
Сәхифәнең бүгенге чыгарылышы танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның якты истәлегенә багышлана.
Ул 1960 елның 22 апрелендә Башкортстанның Борай районы Бакалы авылында дөньяга килә. Алты яшеннән гармунда уйный башлый. Музыка мәктәбен тәмамлап, Уфа педучилищесының музыка бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылына җыр укытучысы булып кайта. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанга – Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга килә.
Башта ул виртуоз баянчы буларак дан ала. Бер үк вакытта табигатьтән бирелгән моңлы, ягымлы тавышын һәрдаим камилләштерә бара. Һәм 1990 еллар башында талантлы җырчы татар эстрадасында зур уңыш казана.
Әлфис Кыямов язмасындагы берничә дистә җыр Татарстан радиосының алтын фондында саклана. Һәм алар, тыңлаучыларыбызның күңел ихтыяҗын исәпкә алып, концертларыбызда әледән-әле яңгырап тора.
Хәзер, әйдәгез, шул җырларның берничәсен тыңлыйк.