Беренче татар актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 140 ел.
Татар хатын-кызлары арасыннан беренче актриса, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885–1974) тууына 140 ел. Тапшырубызның бүгенге чыгарылышы менә шушы якты шәхескә багышлана.
Әлеге юбилей уңаеннан хезмәттәшебез, танылган журналист Раил Садри тарафыннан берничә тапшыру әзерләнде. Башта тыңлаучылар игътибарына язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган “Туташ” романы тәкъдим ителде. Анда актрисаның иҗат юлы, биографиясендә моңарчы билгеле булмаган фактлар, фаҗигале язмышы, гомеренең соңгы көннәре бәян ителде. Сез хәзер тыңлаячак тапшыруда исә замандашларының истәлекләре тупланды. Биредә шулай ук Гыйззәтуллина-Волжскаяның үз тавышын да ишетерсез.









