Атналык күзәтү.
Бу көннәрдә Казаныбыз тагын дөньякүләм вакыйгалар үзәгендә булды. Бүгенге тапшырубызда сез «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы чараларына күзәтү ишетә алырсыз. Анда каралган иң актуаль мәсьәләләр кичә башланып киткән «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында да күтәрелде. Иртәгә исә «Изге Болгар җыены» оештырыла.
Соңгы атналарда булган тотрыксыз һава шартлары авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә шактый кыенлыклар тудырды. Шуңа да крамастан, язг ы культураларны чәчү эшләре тиешле мәйданнарының 72 процентында башкарылган, бөртеклеләр 82 процентка чәчелгән.