Әмирхан Еники. “Тауларга карап”. Радиоспектакль премьерасы.
Татарстан радиосы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән яңа радиоспектакльләр әзерләвен дәвам итә. Исегезгә төшереп үтик, моңа кадәр без татар әдәбияты классиклары Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы”, Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”, Заһир Бигиевнең “Зур гөнаһлар”, Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” бүгенге язучылардан Хәниф Хәйруллинның “Киржаклар иле”, Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар”, “Марат Кәбировның “Җир турында җыр”, Рафис Корбанның “Тәүбә көне”, Фоат Садриевның “Кайту”, Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар” әсәрләре буенча радиоспектакльләр әзерләп эфирга тапшырдык. Шулай итеп, фондыбыз бик күпкә яңарды һәм баеды. Иң мөһиме – алар халыкка хезмәт итә. Туган телебезнең матур аһаңен халыкка җиткерүдә, радиотыңлаучыларны рухи яктан баетуда, татар әдәбиятының бай дөньясына якынайтуда ифрат зур роль уйный.
1 нче өлеш.
2 нче өлеш.