Фидан Гафаров истәлегенә.
Бүгенге концертыбызны сагынычлы-сагышлы моңсу дулкында башлап җибәрергә мәҗбүрбез. Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез инде беләсез, быелның 27 нче апрелендә ике тугандаш республиканың – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, татар-башкорт халкының яраткан җырчысы – Фидан Гафаровның йөрәге тибүдән туктады. Аның тормыш юлы, иҗаты – сәхнәгә, җыр-моңга тугрылык үрнәге булды. Ул үзеннән соң бик күп тамашачыларның күңелендә башкарган рольләре, җырлары аша матур хатирәләр бүләк итеп калдырды. Фидан Гафаров исеме татар һәм башкорт сәнгате тарихында үзе исән чагында ук легенда дип аталып йөрде. Бүгенге музыкаль программабызны без аның якты истәлегенә багышлап әзерләдек. Хәзер Фидан Гаффаров иҗатын сөючеләрне аның язмаларын тыңларга чакырабыз.