Сизеп торабыз, бу көннәрдә күпләрегез сөенеп йөрисез. Быелгы уку елының соңгы атнасы башланды бит! Мәктәпне, сыйныфташларыгызны никадәр каты яратсагыз да, җәйге каникулны бөтенегез дә сабырсызланып көтеп тора, моны без яхшы беләбез. Җәй айларына планнар да билгеләнгән дип, уйларга кирәк. Кемдер лагерьларда ял итәчәк, кемдер авылга кайтырга, ә кайберәүләр вакытын өеннән еракка китмичә генә үткәререргә җыена. Әле укыйсы китаплар, очрашасы дуслар бик күп, уйнап карамаган күпме компьютер уеннары көтеп тора сезне. Иң мөһиме – яллар куркынычсыз, файдалы, күңелле булсын! Вакытыгызны күбрәк саф һавада, якын кешеләрегез, ышанычлы дусларыгыз белән, хәрәкәтләнеп үткәрергә тырышыгыз!