Дөньяга тәпи басуга әби-бабайларыбызның, әти әниләребезнең киңәшләрен тыңлап, җирдә яшәргә өйрәнәбез. Тормыш юлыбызның юнәлешен дөрес билгеләү өчен, киләчәккә кыю атлап бару өчен без аларның сүзенә мохтаҗ.
Андый юл күрсәтүче сүзләр, аерым кешеләргә генә түгел, тулы бер халыкларга да кирәк. Бу очракта инде киңәш бирүчеләр вазифасын аксакаллар – милләт аталары үз өсләренә ала.
Әнә шундый катлаулы вазифаны берничә дистә ел буе үтәп килгән аксакалларыбыз арасында Туфан Миңнуллин да бар иде. Бүгенге тапшыруыбызны халкыбыз өчен янып-көеп яшәгән, милләтебез өчен санап бетергесез күп эшләр башкарган менә шушы олпат затка багышлана. Ул – Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россиянең Станиславский, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.