Бүген — Халыкара биоресурслар төрлелеге көне. Димәк, табигатебез, аның байлыгын, ә, димәк, төрлелеген саклау турында сөйләшү өчен менә дигән сәбәп бар.
Билгеле булганча, ел саен республикабызда экологик икеайлык үткәрелә. Апрельдә старт алган чара төгәлләнергә 1 атна вакыт калды. Никадәр өмәләр үткәрелде, күпме чүп-чар җыелды, меңнәрчә төп агачлар утыртылды. Иң актив кешеләрне билгеләү максатыннан конкурслар үткәрелде. Бу чаралар барысы да табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру, әйләнә-тирәбезне мөмкин кадәр чистарак саклау максатын күздә тота.
Бүгенге тапшыруыбызда тыюлыклар эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирәчәкбез.