“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез!
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, исегезгә төшерәбез, “Татар радиоуниверситеты” тапшыруында без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы да итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Узган тапшыруларда Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучысы Айзирәк Марсель улы Садыйков безнең студиядә кунакта булды.
Йөрәк турында сөйләшүебезне бүген дә дәвам итәрбез, чөнки ул кешедәге иң мөһим әгъзаларның берсе. Аның турында күпме генә сөйләсәң дә аз булыр күк. Ә без белергә теләгән әйберләр шактый әле.
Тапшыруыбызның темасы: йөрәк картая микән?










