Безнең даими авторыбыз, киңәшчебез, академик Рузәл Йосыпов күптән түген генә Россия Федерациясе Презенты Владимир Владимирович Путинның Указы белән Икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медале белән бүләкләнде.
Радиотыңлаучыларыбыз яхшы белә: Рузәл ага инде күп еллар дәвамында “Тел күрке – сүз” тапшыруында “Ана теле дәресе” сәхифәләрен алып бара. Аңа бирелгән югары бүләк – безнең өчен дә сөенеч, безнең өчен дә горурлык. Тапшырубызны галимне шушы олы җиңүе белән котлап әзерләдек. “Ана теле дәресе” сәхифәсендә мөгаллимебез – Академик Рузәл Йосыпов үзе!