Бу уку елында барыгыз да тырышып укыганыгызны беләбез. Яңа белемнәр үзләштердегез, яңа дуслар таптыгыз, рухи яктан күпме чыныгу алдыгыз бит сез. Игътибар иткәнсездер, хәзер мәктәпләрдә илебез тарихына һәм аның бүгенгесенә бик зур игътибар бирелә. Сезне, дусларым, сәяси яктан да белемлерәк итәргә тели укытучыларыгыз. Күпләрегез сыйныф сәгатьләрендә үткәрелә торган әһәмиятле темаларга сөйләшүләрне көтеп торадыр. Ә бергәләп гимннар башкарганда сезнең дә йөрәкләрегез шулай илебез, республикабыз өчен горурлык хисе белән туламы ул? Шулайдыр, дип өметләнәбез, чөнки туган җирен яраткан һәм хөрмәт иткән кеше ачык күңелле, җаваплы, максатчан булып үсә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин безнең радиода чыгыш ясап, укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләүнең бик әһәмиятле юнәлеш булуы турында сөйләгән иде.