Гомерләрен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, укучылары күңелендә туган телгән мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар һәм бакча тәрбиячеләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез.
Студиябездә кунакта — Менделеевск шәһәренең М.С.Фомин исемендәге 1 нче мәктәп укучылары һәм аларның мөгаллиме Ганиева Алсу Сәхиулла кызы. Дәреснең темасы: «Без туган көнгә барабыз!».