Бу көннәрдә, 3 июньдә, Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә һәм котлаулар кабул итәргә әзерләнә! Без дә аны күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, имин тормыш, күңел күтәренкелеге телибез.
Ә радиотыңлаучыларны кабат яраткан артисткабыз белән якыннан очрашу көтә. Актриса Резидә Төхфәтуллина белән әңгәмәне Раил Садри алып бара.









