Татарстан радиосында “Хокук һәм тәртип сагында” дип аталган тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. Исеменнән күренгәнчә, яңа сәхифәбездә төп игътибарны кешенең хокуклары һәм бурычларына юнәлтәчәкбез. Илебез һәм республика тормышының төрле тармакларына, кеше яшәешенә кагылышлы законнар, аларның үтәлешенә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмаларны студиягә чакырылган кунаклар бирәчәк.
Яңа циклны бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә кагылышлы тема белән башлап җибәрәбез. Тапшыруда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнаша.