Бүгенге тапшыруыбызны яшьләр мәшгульлеге темасына багышларга уйладык. Чөнки бу көннәрдә мәктәпләрдә һәм урта һөнәри, югары уку йортларында уку төгәлләнә. 3 ай вакытны ничек үткәрү проблемасы килеп баса. Бүгенге тапшыруда Татарстандагы Студентлар хезмәт отрядларының «Камчатка» проекты җитәкчесе Сөмбел Латыйпова катнаша.