Атналык күзәтү.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Бу атнада республикабызда эш сәфәре белән Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин булып китте. Атнаның икенче яртысында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ингушетиеда булды.
Республикада милли бәйрәмнәр башланып китте, чираттагысы Семык бүген Кукмара районында уза. Ә иртәгә исә халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган иң матур бәйрәмнәребез берсе — Балаларны яклау көне.