Кадерле дусларым, кояшлы, җылы, матур көннәр җитте дип сөенеп туялмыйсызмы? Әйе шул, иртәгә календарь буенча да җәй фасылы башлана. Җәйнең беренче көнендә тагын бик тә матур бәйрәм билгеләп үтелә бит әле. Бәлки беләсездер дә, иртәгә –Беренче июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа күрә бу арада балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, паркларда һәм ишегалларында бик тә күңелле чаралар оештырыла.
Казандагы Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә “Аулак өй — көрәш” төбәкара проектының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында финал ярышлары оештырылды. Анда башкалабызның 6 балалар бакчасы катнашты. Сезгә кызык булыр дип, без шуннан репортаж әзерләдек, дусларым!