Мөхәммәт Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары”. Моноспектакль. 9 нчы өлеш.
“Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыруыбызда сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Без – кырык беренче ел балалары” дигән аудиокитапка нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм режиссер Рамил Һидиятулла тарафыннан әзерләнгән моноспектакль тыңларга чакырабыз. Аны Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкара.
“Шигърият”. Лена Шагыйрьҗан әсәрләре. Бу көннәрдә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 4 июньдә, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауераты Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Татарстан радиосы берничә тапшыру әзерләде. Менә хәзер игътибарыгызга шуларның берсен тәкъдим итәбез. Шигърият сөюче кадерле дуслар, хәзер игътибарыгызга Лена Шагыйрьҗан шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан әзерләнгән “Аллаһ ярдәм бирсен сезгә, кешеләр!” дигән радиокомпозиция тыңларга чакырабыз. Шигырьләрне Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Луара Шакирҗан укый.