Дуслар! Сезне җәйге кичтә сәламләвемә бик шатмын! Җәйге эсселәр, кыска яңгырлар, озын яллар вакыты җитте, дип сөенәбез. Әти-әниләр безнең вакытны ничек тәз файдалырак, кызыклырак итәргә тырыша. Без үзебез дә планнар төзеп куйдык, бу өч айда аларны үтәргә тырышырга кирәк.
Безнең радиобызда бик күп төрле проектлар гамәлгә куелганын беләсез инде. Шуның берсе – Татар радиоуниверситеты. Аны алып баручылар белән бүген без дә танышып китик әле. Алар Казан шәһәрендәге Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә белем алалар. Тагын нинди шөгыльләре бар икән, белешик әле үзләреннән.